news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нижневартовск шәһәре татарлары «Самотлор дусларын җыя» проектын япты

Нижневартовск татарларының «Ватан» җирле мәдәни иҗтимагый оешмасы «Самотлор дуслар җыя» этномәдәни проектын гамәлгә ашыруны тәмамлады. Ул шәһәрнең «Милли мәдәниятләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе ярдәме белән уздырылган. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Нижневартовск шәһәрендә яшәгән һәркем татар һәм башкорт халыкларының милли җыр мәдәнияте, традицион музыкаль инструментлары (гармун, курай, баян) белән таныша, хатын-кызлар баш киемнәре – калфак һәм милли орнаментлар ясау буенча мастер-классларда катнаша алды.

«Ватан» татар иҗтимагый оешмасы вәкилләре округтагы «Сабантуй» милли бәйрәмен, «Себер җирендә татар һәм башкорт җырлары» дигән концерт программасын һәм Халыклар дуслыгы бәйрәмен оештыруда һәм уздыруда актив катнашты. Проект ярдәмендә «Балалар Сабантуе»ның концерт һәм уен программасы үткәрелде, Халыклар дуслыгы бәйрәмендә татар ишегалды эше оештырылды.

Проектта катнашу нәтиҗәсендә балалар һәм яшүсмерләрнең, шулай ук өлкәннәрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру, талантлы башкаручыларны ачыклау эше башкарылды. «Шатлык» һәм «Ватан» иҗат коллективларында катнашучыларның башкару осталыгын арттыру, Нижневартовск һәм Татарстан Республикасының милли берләшмәләре һәм иҗади коллективлары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкин булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100