Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нижневартовск психоневрология хастаханәсендә мөселманнар өчен намаз бүлмәсе ачылды
Нижневартовск шәһәренең психоневрология хастаханәсендә мөселманнар өчен намаз бүлмәсе ачылды. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.
Нижневартовск шәһәре имам-хатыйбы Марат хәзрәт Гильфанов, Нижневартовски татар автономиясе җитәкчесе Рафаил Мөхәммәтҗанов, «Нижневартовск психоневрология хастаханәсе» бюджет учреждениесе иҗтимагый советы әгъзасы Ибраһим Играгимов чараның мактаулы кунаклары булды.
Авыручылар, учреждение хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләренә атап Коръәннән аятьләр, догалар укылды.
«Алла бер, әмма һәрбер кешенең үз дине һәм безнең пациентлар өчен көч, ышаныч һәм өмет бирә торган шундый үзенчәлекле һәм уникаль шартлар булдыру мөһим. Һәр пациентның догасы чисталык, рухилык һәм тынычлык атмосферасы тудыра, ул пациентларның һәм аларның туганнарының тормышындагы авыр чорларны җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде Марат хәзрәт.
Проектны гамәлгә ашыруда хастаханәнең баш табибы да катнашкан, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз