news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз Сабиров: “Мәүлид бәйрәмен Гайсәне олылау белән чагыштыру – наданлык, динне аңламау”

Ислам дөньясында Мәүлид бәйрәменә карата төрле фикерләр яшәп килә

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Кичә Казан шәһәре мөхтәсибәте “Әл-Мәрҗан” мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган кичә уздырды. Әлеге кичәне үткәрү инициативасы белән “Мәрҗан” дини иҗат төркеме чыкканлыгын хәбәр иткән идек инде.
Мәүлид бәйрәме “Әл-Мәрҗан” мәчетенең конференц залында Изге Коръәннән сурәләр уку белән башланып китте. Мәчетнең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, кичәгә зал тутырып халык килгәнлегенә сөенеп: “Шатлыгым эчемә сыймый”, - дип белдерде. Берничә көн элек монда мөнәҗәтләр кичәсе булган, әмма кеше бу кадәр үк җыелмаган булган, шулай да әбиләр, мөнәҗәтләрдән күңеле тулып, елап утырган. “Мөнәҗәтләр тыңлап, күңелләр нечкәрә. Үткәннәргә кайтып киләсең. Халык та, мөнәҗәт тыңлап, тәрбия ала, гыйлем өстәп, өенә шатлыклы хисләр белән кайта”, - ди Мансур хәзрәт.
Билгеле булганча, Ислам дөньясында Мәүлид бәйрәменә карата төрле фикерләр яшәп килә. Берәүләр пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтүгә каршы булса, икенчеләре монда бернинди тыелган әйбер күрми. Очрашуда Казан Ислам көллияте җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров нәкъ менә Мәүлид бәйрәменең мәгънәсен аңлатып үтте. “Уникенче-унөченче гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр ислам дөньясында Рабигуль әүвәл аенда Мәүлид бәйрәмен үткәрәләр. Кайберәүләр, Коръәнне һәм сөннәтне дөрес аңламыйча, бу бәйрәмне уздыру ярамый дип әйтәләр. Чөнки бу бәйрәм пәйгамбәребез һәм сәхәбәләр заманында булмаган дип әйтәләр. Һәм мисалга пәйгамбәребезнең “Мине насаралар Гайсәне зурлаган кебек олыламагыз” дигән хәдисен китерәләр. Мәүлид бәйрәмен уздыруны Раштуаны билгеләп үтү һәм тагын да начаррак нәрсә – потка табыну белән чагыштыралар. Әмма бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Беренчедән, сәхәбәләр заманында билгеләнгән бер көнне җыелу, пәйгамбәребез турында сөйләү һәм ишетү ихтыяҗы юк иде. Чөнки сәхәбәләр пәйгамбәребезне һәрвакыт күреп торганнар, аннан үрнәк алып яшәгәннәр”, - диде Нияз хәзрәт.
“Икенчедән, Мәүлид бәйрәмен Гайсәне олылау белән чагыштыру – наданлык, динне аңламау. Пәйгамбәребезне искә алган мөселманнар фәкать бәйрәмне гыйбадәт белән генә, Коръән укып, пәйгамбәребез турында вәгазьләр сөйләп үткәрәләр. Пәйгамбәребез: “Мин дүшәмбе көнне тудым һәм бу көнне ураза тотам”, - дигән. Ул үзенең туган көнен гыйбадәтнең бер төре ураза тотып үткәргән. Менә бу безнең өчен дәрес”, - дип ачыклык кертте Нияз хәзрәт Сабиров.
Мәүлид кичәсендә катнашкан Монголия мөфтие Мозаффар хәзрәт тә: “Безгә яхшы өммәт булдыру өчен тырышырга кирәк. Пәйгамбәрнең сөйгәннәрен сөйсәк, тыйганнарыннан тыелып яшәсәк, аны чын-чынлап сөйгән булырбыз. Һәм мөселманнарны, Мөхәммәд пәйгамбәр кебек, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга чакырды. Пәгамбәр – безгә үрнәк ул”, - дип белдерде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100