news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ниһаять, кинога!” проекты кабат үзенә дәшә

Тамашачыларның яңартылган классик фильмнар карау мөмкинлеге бар

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). 30 һәм 31 гыйнвар көннәрендә Казанның “Мир” кинотеатрында “Ниһаять, кинога!” (“Наконец-то в кино”) проектының дәвамы тәкъдим ителә. Тамашачылар яңартылган “Завтрак у Тиффани” һәм “В джазе только девушки” фильмнарын зур экраннан карый алачак.

“Ниһаять, кинога!” проекты кысаларында беренче фильм “Мир” кинотеатрында узган елның декабрь аенда күрсәтелгән иде. Бөтендөнья кино көне алдыннан тамашачылар Серджио Леоненың “Однажды в Америке” криминаль сагасының режиссер версиясен карый алды.

Быел исә ай саен берәр ял көнендә тамашачыларга классик кинотасмалар тәкъдим ителәчәк. Алар тематик яктан, стиль буенча берләшкән яки бер режиссер тарафыннан төшерелгән булырга мөмкин. Фильмнар оригинал телдә русча субтитрлар белән күрсәтеләчәк, диелә “Татаркино” оешмасы матбугат хезмәте хәбәрендә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100