news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^"Нефтехимик" футболчысы Россиянең җыелма командасы өчен уйнады

^"Нефтехимик" футболчысы Россиянең җыелма командасы өчен уйнады

(Казан, 30 март, "Татар-информ", Фәрит Җиһангиров). Түбән Каманың "Нефтехимик" командасының сакчысы Илдар Әхмәтҗанов яшьләр командалары арасында Аурупа чемпионатына сайлап алу циклы уенында катнашты.

Таллинда Россиянең җыелма яшьләр командасы 5:1 исәбе белән Эстония яшьтәшләрен җиңде. Андрей Чернышевның тәрбияләнүчеләре биш матчтан соң 12 очко җыеп, сайлап алу турында икенче урынны алды, алар Португалиянең җыелма командасыннан 3 очкога гына калышалар. "Нефтехимик"ның 20 яшьлек уенчысы Илдар Әхмәтҗанов бу сайлап алу турының биш матчында да катнашты, уенга һәрвакыт старт составында чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100