
«Татех» АҖ директорлар советы рәисе Шәфәгать Тәхаветдинов исеменнән Аксубай районының нефть компаниясенең административ территориясендә урнашкан биш белем бирү учреждениесенә максатчан финанс ярдәме күрсәтелде.
Иганәчелек ярдәменең гомуми суммасы 9 миллион 400 мең сумнан артык тәшкил итте. Кыйммәтле бүләкләр Кәкре Күл, Карасу, Яңа Дума, Яңа Кармәт һәм Түбән Балан авылларындагы башлангыч мәктәпләргә тапшырылды. Бу турыда «Авыл таңнары» газетасы сайтында хәбәр ителә.
«Дума» ДДНГ идарәчесе Юрий Ильин озатуында сертификатларны тапшыру өчен район советына «Татех» нефть компаниясе генераль директоры Ирек Хәйруллин килде.
«Безнең кампания Аксубай районында күп кенә хәйрия акцияләрендә һәм социаль проектларда катнаша. Матди ярдәм күрсәтеп, без, бу авыл укучыларына сыйфатлы белем, алга таба яхшы югары белем алырга, лаеклы кешеләр булырга, үз районнарын үстерергә ярдәм итәр дип ышанабыз», – диде ул.
Мәктәп директорлары шундый зур бүләк өчен нефть компаниясенә, директорлар советы җитәкчесе Шәфәгать Тәхаветдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.Сертификат исемлегендә уку-тәрбия бирү процессын яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрү өчен мәктәпләргә кирәк булган барлык нәрсәләр дә бар.