news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нефть химиясе предприятиеләре Татарстанда яңа бизнеслар барлыкка килүгә этәргеч ясый – Рөстәм Миңнеханов

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Уфада “Зур химия” V халыкара эшлекле форумы ачылышында катнашты

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кысаларында “Зур химия” V халыкара эшлекле форумы ачылышында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Форум исә Башкортстан Республикасы башкаласында 21, 22 майда үткәрелә.

Форум катнашучылар яңа икътисади һәм сәяси шартларда химия тармагы үсеше стратегиясе буенча фикер алышу өчен оештырылды.

Пленар утырыш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән эшлекле иртәнге ашта катнашты. Катнашучылар нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук чимал белән тәэмин итү темасы кузгатылды.

Пленар утырышта Рөстәм Миңнеханов, бүген Татарстан Россиянең әйдәп баручы нефть химиясе төбәкләренең берсе, дип билгеләп үтте. “2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш стратегиясе”ндә нефть химиясе комплексы һәм машина төзелеше төп үсеш нокталары белән билгеләнгән”, - дип өстәде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Быел Татарстанда метанол, ашлама һәм азот катнашмалары җитештерү буенча «Аммоний» яңа химия комплексын эшләтеп җибәрү планлаштырыла, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук республикада елына 6 млн тонна нефть эшкәртә торган завод төзелешенә керешәләр”, диде ул. Бу проект Татарстан полимер җитештерүчеләрен чимал белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, Түбән Камада этилен комплексы төзелеше проектына җитди финанс кертем кирәк булу сәбәпле, ул ике этапта гамәлгә ашырылачак, дип белдерде.

Татарстан нефть, газ, химия комплексы кече һәм урта бизнесны актив җәлеп итәчәк, диде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Аларның пердприятиеләрендә 30-50 процентка кадәр полимер эшләү планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов “Кама Аланы” индустриаль паркын мисал итеп күрсәтте. Аны шефлыкка алган “Нижнекамскнефтехим” предприятиесе бүген индустриаль парк территориясендә 20 мең тоннага кадәр полимер эшкәртә. Якындагы көннәрдә “Кама Аланы” ИП нда яңа производство эшли башлый, ул бу күрсәткечне 70 мең тоннага кадәр арттыру мөмкинлеге бирә.

“Нефть химиясе предприятиеләре Татарстанда яңа бизнеслар барлыкка килүгә этәргеч ясый”, - дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Шулай ук, кризиска карамастан, федераль бюджет алдындагы барлык вазифалар да тулысынча үтәлә, диде.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы чыгышы азагында форумда катнашучыларны Химиклар көне белән котлады.

Шулай ук пленар утырышта Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һ.б. чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов, ММЧ вәкилләре белән аралашканда, чимал дефициты темасын кузгатты. Бу проблеманы хәл итү системалы алымны таләп итә, дип билгеләп үтте ул. “Безнең илнең чимал потенциалы зур. Әмма безгә сыйфатлы һәм шл ук вакытта арзан чимал алырга кирәк. Әлегә бизнес-план бу проектның бик кыйммәт булуын күрсәтә. Шулай да без бу проблеманы хәл итү юлларын эзләүне дәвам итәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100