news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Нефть,газ сәнәгатьчеләре Казанга җыелды

Татарстан башкаласында бүген халыкара нефть-газ форумы эшли башлады

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы нефть, газ компанияләре белгечләре бу көннәрдә Казанда. Татарстан башкаласында бүген халыкара нефть-газ форумы эшли башлады. “Казан ярминкәсе”ндә 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк күргәзмәләр, конференцияләрнең барысы да “Татнефть” җәмгыятенең 60 еллык юбилеена багышлана.
Бүген “Казан ярминкәсе”ндә бер үк вакытта “Нефть, газ. Нефтехимия” 17 нче халыкара, “ΧΧΙ гасырның экотехнологияләре һәм җиһазлары” дигән 5 нче, “Пластик&каучук” дигән беренче махсуслаштырылган күргәзмәләре ишекләрен ачты. Аларны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге советы, Тау токымнарын үзләштерүчеләр югары советы рәисе Юрий Шафраник, “Россия тау сәнәгатьчеләре” коммерцияле булмаган партнерлыгы президенты Юрий Малышев һ.б. кунаклар катнашты. Соңыннан кунаклар күргәзмә экспозицияләре белән танышты.
Нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен җиһазландыруда һәм технологик инфраструктураны үстерүдә мөһим роль уйнаучы “Нефть, газ. Нефтехимия” күргәзмәсе иң масштаблысы һәм дәрәҗәлесе. Ул ел саен Россиянең һәм чит илләрнең 200 ләп әйдәп баручы компаниясен үзенә җыя. Күргәзмә илдә нефть, газ, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате технологияләре, техникасы тәкъдим ителә торган абруйлы күргәзмәләрнең беренче бишлегенә керә. Быелгы күргәзмәдә Россия төбәкләре һәм чит илләрдән (Казахстан, Алмания, Польша, Япония, Ирландия, Корея, Бельгия һ.б.) 200 дән артык компания нефть, газ, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате өчен иң яңа технологияләр, алымнар тәкъдим итә. “Нефть, газ. Нефтехимия” күргәзмәсен аның төп экспонентлары булган дөньякүләм танылган компанияләрдән башка күзаллау кыен булыр иде. “Татнефть”, “Транснефть” АК” , “ Түбән Кама нефтехим” ААҖ, “Благовещенск арматура заводы”, “Риттал” (Мәскәү), “Сибнефтеавтоматика” (Төмән), “ЧМЗ” (Чиләбе) җәмгыятьләре әнә шундыйлардан.
Казахстанның нефть табу һәм нефть эшкәртү компанияләре Казан күргәзмәсендә коллектив экспозиция белән катнаша. Казахстанның РФ дәге Сәүдә вәкиллеге ярдәмендә әзерләнгән экспозициядә үзәк урынны 2010-2014 елларга Казахстанның индустриаль-инновацияле үсеше белән бәйле дәүләт программасы презентациясе алып тора. Хәзерге вакытта әлеге Азия илендә 3 нефть эшкәртү заводын модернизацияләү бара. Аларны яңартып кору, киләчәктә республиканы тулысынча югары октанлы бензин белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, ди белгечләр. Актау шәһәрендә битум заводы төзелеше башлануы хакында да хәбәр ителде. Ул елына 420 мең тонна битум җитештерү куәтенә ия булачак. Шушы һәм башка проектларны тормышка ашыруда Татарстан белән хезмәттәшлек перспективалары ассызыкланды. Бүгенге көндә Казахстан “Казан вертолет заводы”, “Татнефтехиминвест-холдинг”, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
17 нче “Нефть, газ. Нефтехимия” халыкара күргәзмәсендә Алманияне 7 компания тәкъдим итә. Алар арасында инжиниринг һәм технологияләрне автоматлаштыру ысулларын тәкъдим итүче KORAMIS, автомобиль сәнәгате, авиатөзелеш өчен пластик компонентлар җитештерүче FRIMO, полимерлар җитештерүче Aqvafil Еngineering Gmbh компанияләре бар. Казан күргәзмәсендә тәүге тапкыр катнашучы әлеге компанияләр вәкилләре биредә ике як өчен дә файдалы контрактларга юл ачылыр дигән өметтә кала.
Быелгы нефть-газ форумының эшлекле программасында берничә мөһим фәнни-гамәли конференция урын алган. Көннең беренче яртысында “Нефть-газ разведкалау, табу һәм эшкәртүдә инновацияләр һәм технологияләр” дигән 17 нче халыкара конференция эшләде. Күргәзмәләр ачылышыннан соң эстафетаны “Россиянең тау сәнәгатьчеләре” партнерлыгы югары советы белән “Россия нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге” советының берләштерелгән күчмә утырышы алды. Ул бүгенге Россия өчен гаять актуаль проблема - минераль-чимал комплексын озак вакытка үстерүдә кече һәм урта бизнесның ролен күтәрүгә багышлана. Иртәгә бишенче тапкыр “Сәнәгать экологиясе һәм иминлек”, шулай ук “Сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен полимер компонентлар” конференцияләре эшләячәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100