Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәзарәт сайтында «Корбан бәйрәме – 2022» сәхифәсе эшли башлады
Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Корбан бәйрәме – 2022» сәхифәсе эшли башлады.
Нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул сайттан файдаланучыларга гаетне үткәрү, корбан чалу, бәйрәм намазын үткәрү йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, әлеге сәхифәдә гает намазын уку вакыты, корбан чалу урыннары, нисаб күләме һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.
Сәхифә Корбан гаете җиткәнче эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз