news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәт махсус хәрби операция кырындагы солдатларга гуманитар ярдәм тапшырды

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Изге Рамазан аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәте чираттагы гуманитар йөкне Луганск өлкәсендәге хәрби частьләрнең берсенә илтеп кайтты: анда Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатлар хезмәт итә. Якынча 2 тонна авырлыктагы йөк республиканың төрле почмакларында яшәүче мөселманнар тарафыннан җыелды. Солдатларга Нәзарәтнең барлык мөхтәсибәтләре дә диярлек ярдәм итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Бу юлы махсус хәрби операция кырына рацияләр, «повер-банклар», телефон батарейкаларын тутыру һәм башка төрле компьютер техникасы; медицина товарлары; кеше ташу өчен каркассыз җайланмалар (комплектка җайланмалар үзләре, эвакуация өчен трос, сүтеп алына торган махсус ыргак керә), медикаментлар, стериль бинтлар; 1000 пар җәйге оекбашлар; шикәр, ярмалар, макароннар, хәләл тушенкалар, бал һәм төрле кайнатмалар җибәрелде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе барган подразделениедә хезмәт итүче солдатларның 90 проценты – Татарстанннан, алар - Биектау, Питрәч, Саба, Арча, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казаннан. Солдатлар туган якларыннан күчтәнәчләр җибәргән дин кардәшләребезгә һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәт белдерде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операция кырларына кабат гуманитар йөк илтергә ниятли, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100