Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәзарәт өлешчә мобилизациягә бәйле рәвештә Татарстан мөселманнарына мөрәҗәгать итте
Россия Федерациясе Президентының Россиядә өлешчә мобилизация кертү турындагы указы иминлекне тәэмин итү, Ватанны саклау һәм Россиядә яшәүче халыкларның гомуми милли һәм рухи кыйммәтләрен яклаү кебек мөселман кыйммәтләренә каршы килми, дип белдерделәр Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтендә.
Анда ассызыклаганча, мөселманнарга Россия армиясе сафларында махсус операциядә «катнашу мөмкин».
Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы, Казыйлар шурасы, шулай ук Казан ислам университетының ислам хокукы өлкәсендә экспертларның уртак эш утырышында катнашучылар әнә шундый фикергә килде, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте. Утырыш Казанда 2022 елның 23 сентябрендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган.
«РФ Президентының карары дәлилле булуында шикләнмибез, чөнки ул экспертлар фикеренә һәм илебездә төп ведомстволардагы профессиональ белгечләрнең компетентлы бәяләмәләренә нигезләнгән.
Дин кардәшләрнең ТР МДН-нә юлланган мөрәҗәгатьләрен карап, мөселманнарга Россия армиясе сафларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга мөмкин булуын әйтәбез», – диелә нәзарәт хәбәрендә.
Россия Федерациясенә присяга биргән, ирекне, халыкны һәм Ватанны сакларга ант иткән мөселманнар вәгъдәләрен үтәргә тиеш. Биргән антка тугрылык граждандык бурычы гына түгел, ислам бурычы да булып тора, дип белдерделәр идарәдә.
Искәртеп узабыз, Россиядә өлешчә мобилизация турында Путин 21 сентябрьдә игълан итте. Чакырылышка резервта торган 300 мең кешене җәлеп итү планлаштырыла. РФ Саклану министрлыгында Украинада махсус операция үткәрү зонасына кемнәр җибәреләчәген аңлаткан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз