Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наркомания һәм аңа каршы көрәш, шушы афәтне профилактикалау чарасы буларак сәламәт тормыш рәвеше турында Казан җитәкчеләре киңәште
Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ике тема каралды
(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ике тема каралды.
Аерым алганда, Казанда наркологик вазгыять, наркомания таралышына каршы көрәш чаралары; шәһәрнең кышкы спорт сезонына әзерлеге турында сүз булды.
Шулардан беренче мәсьәләдә Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев, башкала Башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова - 3 ведомство җитәкчелеге вәкиле хисап тотты, икенчесе буенча – шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Рамил Хафизов.
Киңәшмәдә бирелгән мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласында 10 айда Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсе тарафыннан 6,5 меңнән артык җинаять эше тикшерелгән, шуларның 10 проценты наркоманнар һәм наркотикны бер тапкыр кулланучылар кулы белән эшләнгән. Наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1220 җинаять һәм 703 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, беренчесе буенча 449, икенчесе буенча 703 кеше җаваплылыкка тартылган. Ел башыннан бирле 21 яңа төр психологик актив матдә фаш ителгән, 10 айда әйләнештән 953 тапкыр наркотик тартып алынган, аларның 65 проценттан артыгы (621очрак) – яңа төр психологик актив матдә.
Быел 9 айда Казанда “наркомания” диагнозы буенча медицина исәбендә 4063 кеше булып, аларның 3се – балигълык яшенә җитмәгән яшь буын вәкиле. Шундый диагноз куелганнар узган елның 9 аендагыдан 1,9 процентка күбрәк. Шулай ук 3042 кеше наркотик кулланучы буларак профилактик исәптә тора.
Республика башкаласында шундый вазгыятьтә сәламәт яшәү рәвешен тагын да киңрәк пропагандалау, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту кирәк, дигән фикердә шәһәр җитәкчелеге. Мэр И.Метшин билгеләп үткәнчә, Россиянең спорт башкаласы исемен расларга омтылган, бер дигән спорт объектлары эшләп торган Казанда моның өчен мөмкинлекләр гаять зур – теләк кенә булсын. Кышын исә бу сезонда да хоккей буенча “Алтын алка”/”Золотая шайба”, чаңгы буенча “Россия чаңгы юллары”/”Лыжня России”, тимераякта шуу буенча “Лед надежды нашей”, чаңгы марафоннары кебек массакүләм спорт чаралары уздыру күздә тотыла. Тимераякны прокатка алу пунктлары булган 18 шугалак эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз