news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коткаручылар: «Нәфис косметикс»та шартлау куркынычы турында хәбәр - фейк

«Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте территориясендәге биналарның берсенең түбәсендә янгын чыккан. Янгын вакытында шартлау куркынычы турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

Янгын сүндерүдә 7 ствол эшли. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Бу турыда «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» агентлыгы «Нәфис косметикс» предприятиясе территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100