news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Н.Суржко: “Республика буенча куркыныч табигать күренешләрен паспортлаштыру кирәк”

Галимнәр республика территориясендә грунт утыруы бик ихтимал, димәк, йомшак һәм көпшәк урыннарда биналар җиргә иңәргә мөмкин дигән фикердә

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә барган “түгәрәк өстәл” утырышында чыгыш ясаган ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко, галимнәр республика территориясендә грунт утыруы бик ихтимал, димәк, йомшак һәм көпшәк урыннарда биналар җиргә иңәргә мөмкин дигән фикердә, диде.

Шуңа күрә, Н.Суржко сүзләренчә, алдан ук тикшерү эшләре башларга кирәк булачак: муниципаль берәмлекләр аша уза торган юллар, күперләр һәм буалар, алары бигрәк тә Әтнә, Балык Бистәсе, Буа, Кама Тамагы, Зәй, Мөслим, Нурлат, Югары Ослан районнарында начар хәлдә һәм торбалардан су үткәрү үзлеге түбән, сулыклар, торак йортлар һәм башка төр объектлар җирле үзидарәләр контролена, грунт утыруы һәм шуңа бәйле җир шуышу, убылу, шулай ук нефть һәм нефть продуктларын республика буенча транспортировкалау дәүләт хакимияте органнары контролена куелырга тиеш, диде ул. “Безгә кичекмәстән республика буенча куркыныч табигать күренешләрен паспортлаштыру кирәк, ул исә ел да коррекцияләнәчәк. Шуның өчен һәр муниципалитет 2 атна чамасы эчендә үзенең территориясен паспортлаштырырга һәм расларга тиеш була”, - диде ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин исә юлларда куеп калдырылган торбаларның су үткәрү үзлеген алдагы 10 көн эчендә тикшерергә һәм проблемалы участокларны ачыкларга кирәклеге белдерде. Юл кырыйларында һәрҗирдә 1 метр чамасы кар ятуын һәм күпер асларына кар ташылуын искәртеп, юлның түбән урыннарда урнашкан участокларын су басу ихтималын исәпкә алырга һәм хәтәр урыннарда тәүлек әйләнәсе кизү торуны, күпер ныгытмалары янындагы бозны 25 мартка кадәр бензопила, лом һ.б. кораллар белән кулдан вату эшен башкарырга, дип белдерде.

Утырышта муниципалитетларга техника һәм күпер, дамба өзелә калса дип, тиешле материаллар әзерләп кую бурычы йөкләнде. Казан Югары команда училищесы ярдәме белән 12 урында зур сулыкларда боз шартлатылачак, дип игълан ителде. Су баскан башка еллардагы кимчелекләрне (алар кешеләрне вакытында эвакуацияләү, кайнар ризык һәм медицина ярдәме белән тәэмин итүгә һ.б. кагыла) булдырмас өчен, утырышта катнашкан республика муниципалитетлары Башкарма комитетлары башлыкларына алдан ук чараларын күрү бурычы йөкләнде.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100