Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәүрүз Мәскәүгә “күчә”
Төп бәйрәм чарасы 21 мартта шәһәр үзәгендәге Асадуллаев йортында узачак
(Казан, 16 март, “Татар-информ”). Татар яшьләренең “Шәрык” клубы быел Нәүрүз бәйрәмен Мәскәүдә билгеләп үтәргә булган. Төп бәйрәм чарасы 21 мартта шәһәр үзәгендәге Асадуллаев йортында узачак. Биредәге бәйрәм тамашасында Казан артистлары белән бергә Мәскәү җырчысы Роза Хәбибуллина шәкертләре дә чыгыш ясар дип көтелә. Мәскәү татар мохтәрияте каршында эшләп килүче “Бердәмлек” клубы бәйрәмгә КВН тамашасын әзерли.
Бәйрәмгә Россия башкаласына баручы казанлылар биредәге татар һәм мөселман инфраструктуралары белән танышачак, Мәскәүнең татар клублары, оешмалары белән аралашачак. Журналистлар өчен матбугат очрашулары, әңгәмәләр каралган. Ә яңа дуслар эзләүчеләргә “Танышулар кичәсе”, “башкода” белән очрашу оештырыла.
Нәүрүз – яз бәйрәме, ул кояш календаре буенча яңа ел башлануын хәбәр итә. Бу бәйрәмнең меңнәрчә еллык тарихы бар. Урта гасырларда Нәүрүзне ике атнага якын бәйрәм итүләре мәгълүм.
Татар иҗтимагый үзәге аны 1989 елдан бирле милли яңарыш бәйрәме итеп уздыра башласа да, ул Казанда популяр бәйрәм булып китә алмады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз