Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәниләргә әкиятләр
Нәниләргә әкиятләр
(Казан, 30 декабрь, Дания Моисеева). Күптән түгел «Мәгариф» китап нәшриятында балалар өчен берничә китап басылып чыкты. Татар һәм рус телләрендә чыккан «Йокы әкиятләре»н бизәүдә балалар үзләре дә катнашкан.
«Балалар күңеле» сериясендә чыккан әлеге китапта унөч татар халык әкияте тупланган. Аларга рәсемнәрне Казанның Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәге һәм 1нче, 5нче, 6нчы балалар сәнгать мәктәбе укучылары ясаган. Анда күпчелек әкиятләр хайваннар турында. «Аю белән төлке», «Кәҗә белән сарык», «Шүрәле» кебек әкиятләрнең геройларын рәсемдә тасвирларга балалар өчен кызык һәм җайлы да, — ди китапның төзүчесе Люция Гыйззәтуллина.
Нәшриятның «Нәниләр китапханәсе» сериясендә Эльмира Шәрифуллинаның «Алтын балык» әкиятләр китабы да дөнья күрде. «Мәгарә» сериясендә исә «Елан патшасы Шаһмара» дигән китап чыкты. Бу китап башта кирриллица белән язылган, аннары латин имлясында дәвам итә. Биредә шул рәвештә басылган басманың бу инде тугызынчысы икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз