news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Нәҗип Җиһановның музей-фатиры яңа хуҗалы булды
Музейның яңа директоры - Җиһановлар гаиләсенең дусты Лидия Яковлева
Скопировать ссылку
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Люция Камалова). Бүген Нәҗип Җиһановның музей-фатирында бөек композиторга багышланган, аның хатыны вафатыннан соң оештырылган тәүге чара узды.
Искәртеп узабыз, Нина Ильинична Җиһанова узган елның декабрендә озакка сузылган авырудан соң вафат булды, ул әлеге музейның директоры иде.
2010 елның гыйнварыннан Җиһановлар гаиләсенең дусты Лидия Яковлева музей директоры вазифасын башкарырга кереште. “Музей мәгълүм сәбәпләр аркасында озак вакыт эшләмәде. Киләсе елда республика музыка җәмәгатьчелеге Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Алда безне аның иҗатын пропагандалау буенча бик күп эшләр көтә”, - дип ассызыклады Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Л.Яковлева.
Бүген музейга Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбенең беренче сыйныф укучылары килде, яңа директор алар өчен экскурсия оештырды, Нәҗип Җиһановның тормыш һәм иҗат юлы хакында сөйләде, шуннан соң яшь скрипкачылар музейга килүчеләр өчен классик әсәрләр башкарды.
Лидия Яковлеваның музейны алга таба үстерүгә кагылышлы планнары зурдан. Ул музей-фатирны киңәйтергә, урамда – композиторның йорты каршында музыкантлар чыгыш ясар өчен зур булмаган сәхнә корырга ниятли.
“Нәҗип Җиһановның әсәрләре, татар һәм заманча музыка яңгырасын иде.
Музейда күрсәтерлек әйберләр бар, Җиһановның методик материаллары үзе генә дә ни тора. Алар музыка укытучылары өчен файдалы булыр иде”, - диде Л.Яковлева “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында.
Ул шулай ук хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче һәм әтиләренең иҗатын популярлаштыру белән кызыксынучы Н.Җиһановның уллары белән элемтәләрнең өзелмәве хакында хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, 2011 елда Татарстанда Нәҗип Җиһановның тууына 100 ел тулуга багышланган юбилей чаралары узачак. Китаплар, композитор әсәрләренең ноталарын бастырып чыгару, фестивальләр һәм конкурслар үткәрү, күргәзмәләр оештыру күздә тотыла.
Нәҗип Гаяз улы Җиһанов (1911-1988) – композитор, Социалистик Хезмәт герое, СССРның халык артисты, СССРның өч Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Республика бүләге иясе, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы һәм 1945-1988 елларда аның ректоры, профессор.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot