Муса Җәлил һәйкәле янындагы митинг 24 августка күчерелә
Муса Җәлил һәйкәле янындагы митинг 24 августка күчерелә
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Муса Җәлил һәм аның уннарча көрәштәшләре җәзалап үтерелгән көн уңаеннан үткәреләчәк традицион митинг 25 августтан 24 августка күчерелә. Бу 25-27 августта Казанда БДБ илләренең Җитәкчеләр саммиты үткәрелү сәбәпле, Казан Кремленә, Кремль урамына керү чикләнелү белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Муса Җәлил музеенда.
Искә төшереп үтәбез, митинг ел саен Казанның 1 Май мәйданында шагыйрь һәйкәле янында үткәрелә. Чараны оештыручылар - шагыйрь музее һәм Татарстанның Язучылар берлеге.