news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурманскида Ислам үзәгендә балалар бүлмәсе ачылды

Мәчеттә чаралар узган вакытта әти-әниләр әлеге бүлмәдә 7 яшькә кадәрге балаларны калдырып тора ала.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Быел 1 майда Мурманскида Ислам үзәгендә тантаналы төстә балалар бүлмәсе ачылды. Мәчеттә чаралар узган вакытта әти-әниләр әлеге бүлмәдә 7 яшькә кадәрге балаларны калдырып тора ала. Бу хакта Россия мөселманнары сайты хәбәр итә.

Мурманск шәһәре һәм Мурманск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Ислам үзәге мәчет хезмәтен башкара һәм анда биш вакыт намаз укыла, дини бәйрәмнәр оештырыла.

“Ислам үзәгендә зур чаралар узганда, гадәттә, мөселманнар гаиләләре белән киләләр. Кечкенә балалар белән озак утырып булмый. Шунлыктан уен бүлмәсе рәвешендә ачылды ул”, - дип белдерәләр үзәктә.

Алар сүзләренчә, бүлмә балаларны мәчеткә дә ияләштерә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100