news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурманск өлкәсе шәһәрләрендә балалар өчен Коръән өйрәнү дәресләре уза

Мурманск өлкәсенең берничә шәһәрендә – Мурманск, Североморск, Полярныйда малайлар һәм кызлар өчен Изге Коръәнне өйрәнү дәресләре уза.

Уку барышында яшь мөселманнар белемнәр ала, укытучыларның һәм сыйныфташларның уңай үрнәген күрә, игелеклелек, әхлак төшенчәләрен, коллективта һәм җәмгыятьтә үзеңне лаеклы тоту кагыйдәләрен үзләштерә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ислам нигезләрен аңлап, балалар үз динен хөрмәт итәргә өйрәнә, аның гадел, игелекле һәм кирәкле булуын аңлый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Гыйлем алу – һәркемнең бурычы», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100