news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко: 35-40 яшьлек ир-атлар арасында үлем күрсәткече хатын-кызлардан ике тапкыр зуррак

Россиядә 35-40 яшьлек ирләр арасында үлем күрсәткечләре хатын-кызлар белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак, тышкы факторлар төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«35-40 яшьтә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үлем күрсәткече ике тапкыр аерылып тора», - диде Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Бөтенроссия волонтер-медиклар форумында.

Тышкы факторлар бу яшьтәге ир-атлар үлеменең төп сәбәпләренең берсе булып тора, диде ул. Министр сүзләренчә, хәзер яшьләр сәламәт яшәү рәвеше алып бармый - күбесе тәмәке тартуны дәвам итә, спорт белән аз шөгыльләнә һәм алкоголь куллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100