news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Татарстан Халыклары ассамблеясе советы утырышында: Без төрле, әмма без бердәм

Бүген Лаешта Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы утырышы узды. Анда милли сәясәт, миграция һәм республика районнарында мәдәният йортлары эше турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны саклау буенча зур эшнең бер өлеше булып мәдәни багланышлар тора. Җирле милли-мәдәни берләшмәләрнең эшчәнлеге төрле милләт вәкилләренең мәдәни традицияләрен алмашу белән бәйле. Татарстанның төп халыкларының ел саен уздырыла торган фольклор һәм традицион мәдәниятләре бәйрәмнәре, нинди милләттән булуына карамастан, барлык татарстанлылар горурлана», – диде Мөхәммәтшин, утырышны ачып.

 

Фото: © https://gossov.tatarstan.ru

Парламент башлыгы әйтүенчә, бүген буыннар бәйләнешен тәэмин итү, яшьләргә халыкның гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында белем бирү аеруча мөһим. «Без күп яклап төрле, әмма без бердәм. Бүгенге шартларда бу икеләтә актуаль», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин район җитәкчеләренә этномәдәни оешмалар эшчәнлеге өчен уңай шартлар булдыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Аларның төп максаты – Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, телләрен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, гражданнар тынычлыгын һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итү.

«Урыннарда этникара мөнәсәбәтләрне җайлау эшчәнлегендә нәкъ менә муниципаль берәмлекләр төп рольне башкара», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның Дәүләт милли сәясәте концепциясе кысаларында республикада ведомство максатчан программалары гамәлгә ашырыла, Татарстан халыклары ассамблеясенең, Халыклар дуслыгы йортының һәм үзәгенең яңа вәкиллекләре ачыла. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе базасында өстәмә милли белем бирүнең бербөтен системасын формалаштыру Ассамблея эшенең мөһим юнәлеше булып кала. Бүген туган телләр мәктәпнең 23 милли бүлегендә өйрәнелә.

«Тулаем алганда, Татарстан халыклары ассамблеясе милли-мәдәни үсеш өлкәсендә күпкырлы эшчәнлекне координацияләүче нәтиҗәле инструментка әйләнде», – дип йомгаклады сүзен парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин Украинадагы махсус операция белән бәйле вазгыятькә аерым тукталды. «Махсус операция мәҗбүри чарага әйләнде, – дип басым ясады парламент башлыгы, – Украина белән түгел, ә коллектив Көнбатыш белән көрәшәбез. Россия көнбатыш дәүләтләр ягыннан моңарчы күрелмәгән икътисади һәм санкцион басым белән очрашты».

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бүген аңлату эше белән шөгыльләнү, кабул ителгән карарларның дөреслегенә инандыру, Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикаларында яшәүче кешеләргә ярдәм итү бик мөһим.

«Бик катлаулы вакытта яшибез, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе, – яңа чакырулар шартларында без берләшергә тиеш. Без булмасак, Ватаныбызны кем яклар? Россияне һәм Татарстанны? Без ил Президентына һәм республикабыз лидерына ярдәм итәргә тиеш. Халыклар ассамблеясе фундаменталь кыйммәтләрне, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны яклый. Бүген милли-мәдәни берләшмә вәкилләре, моңарчы булмаганча, кешеләр арасында, ватандашлары арасында булырга тиеш».

Шулай ук Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы утырышында Актаныш, Балтач һәм Биектау районнарында яңа вәкиллекләр ачу турында карар кабул ителде. Чара ахырында Фәрит Мөхәммәтшин республика милли сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашучы җәмәгать эшлеклеләренә Татарстан халыклары ассамблеясенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100