news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Районнарда хуҗалыкларның эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар бар

Татарстан районнарында кече хуҗалыклар эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен резервлар бар. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән районында узган зона киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

«Авылда үз бизнесын үстерергә, үз эшен башларга яки ныгытырга теләүчеләргә, фермер хуҗалыгына, шәхси хуҗалыкларга зур финанс ярдәме күрсәтелә. Район һәм авыл җирлекләре башлыкларының бурычы - шундый актив кешеләрне табу һәм аларга ярдәм итү, авылны үстерү өчен гамәлгә ашырыла торган программалар турында хәбәр итү, документлар әзерләүдә, проектларны яклауда ярдәм итү. Мөмкинлекләр зур, алардан файдаланырга гына кирәк. Өстәвенә, субсидияләр һәм грантлар иң отышлы шартлар белән бирелә», – диде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстанда авыл җирлегендә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Ел саен республика бюджетыннан әлеге максатларга грантлар һәм субсидияләр рәвешендә 2 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелә. Республика парламенты башлыгы ассызыклаганча, быел барлык ярдәм чаралары да сакланачак. Моннан тыш, төбәк бюджетыннан бирелә торган акча күләме 8 процентка арттырыла.

Татарстанда барлыгы 470 меңнән артык шәхси хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы һәм өч йөздән артык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли.

Татарстан парламенты спикеры Лашман авылында булды. Анда ул «Багетный» авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм «Чирмешән» кулланучылар кооперативы эше белән танышты.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100