Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин «Парламент дәресе» алдыннан Татарстан педагогларына үз теләкләрен җиткерәчәк
Республика парламентында «Парламент дәресе» проекты кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм урта мәктәп укытучылары белән очрашуы узачак.
ТР Дәүләт Советы Рәисенең парламент дәресләрен үткәрүдә актив катнашучы педагоглар белән очрашулары традицион рәвештә проектка старт бирер алдыннан үткәрелә. Бу юлы дәресләр республиканың барлык мәктәпләрендә 1-18 февральдә узачак һәм республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланачак. Дәреснең темасы «Без – Россия гражданнары» дип атала.
Парламент дәресе кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр мәктәп укучыларының иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшкәртмәләренә багышланган бәйгеләр узачак.
ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быел беренче тапкыр мәктәп музейлары өчен дә бәйге оештырылачак.
Конкурсларга, гадәттә, апрель аенда, Россия парламентаризмы көне алдыннан нәтиҗә ясала. Бүләкләү тантанасы парламент бинасында үткәрелә.
Очрашу башланыр алдыннан 30 гыйнварда Дәүләт Советында педагоглар өчен семинар узачак, анда парламент дәресен үткәрүнең теоретик-методик аспектлары хакында фикер алышачаклар.
«Ачык микрофон» форматы кысаларында педагоглар мәктәптә яшь гражданнарны патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләләре, шулай ук Татарстанда яшәүче халыкларның милли мәдәниятләрен, традицияләрен саклау һәм үстерү проблематикасы буенча иң яхшы методик тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Семинарда республиканың барлык мәктәпләре укытучылары, Дәүләт Советы депутатлары катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз