news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Лаеш районында Борис Кузнецов исемендәге мәктәп куркынычсызлыгын тикшерде

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш районында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2нче урта мәктәптә булды, анда педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренең ничек хәл ителүе белән танышты.

Республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәктәптә 523 бала укый. Өч ел элек биредә капиталь ремонт ясалды, автоматик янгын сигнализациясе куелды.

«Мәктәп шәхси сак предприятиесе белән контракт төзегән, көн саен иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр безнең хезмәткәр кизү тора, ике «хәвеф төймәсе» бар: берсе сакчыда, берсе директорда. Мәктәп шулай ук эчке һәм территория периметры буенча камералар белән җиһазландырылган», – дип сөйләде сак инспекторы Мөдәрис Газизуллин.

Фәрит Мөхәммәтшин педагоглар белән аралашканда, тәрбия һәм профилактика эшен көчәйтү кирәклегенә аерым басым ясады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе мәктәптә туган телләрне ничек өйрәнүләре, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен саклап калулары һәм үстерүләре белән танышты. Укучылар парламент башлыгын туган телләрендә сәламләү белән каршы алды. 

Шулай ук бүген парламент җитәкчесе рус шагыйре һәм танылган җәмәгать эшлеклесе Гавриил Державин һәйкәленә чәчәкләр салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100