news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин: Безнең тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар

Казанда «Безнең заман геройлары. Җиңү варислары» республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Җыелучылар алдында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Чулпан Шакирова.

Хәзерге заманда батырлыкның урыны турындагы сорауга җавап биреп, сәясәтче болай диде: «Безнең тормышта батырлыкка урын бар. Бүген безнең тормышта батырлыкка урын һәрвакыт бар».

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, батырлык күпкырлы һәм гомерне куркыныч астына куюга бәйле гамәлләргә генә кайтып калмый. «Бу ниндидер кыенлыклар белән бәйле булган батырлык кына түгел, бу безнең кешеләрнең көндәлек тормышы. Геройлык өчен урын һәрвакыт бар: яхшы уку, якыннарың турында кайгырту, чит кешеләргә ярдәм итү, коткару», - дип белдерде ул.

Бүген янгында кешеләрне коткарган, автомобиль һәлакәтендә зыян күрүчеләргә хастаханәгә барып җитәргә ярдәм иткән кешеләрне бүләклиләр, дип өстәде ТР Дәүләт Советы рәисе.

«Герой – ул ярдәм итеп яшәү рәвешен сайлаган кеше. Бу яшьләр, волонтерлык хәрәкәтләре һәм башкалар», - диде Мөхәммәтшин.

«Мин бүгенге номинантларның тарихлары белән таныштым. Дөресен генә әйткәндә, аларның күбесе мине шаккаттырды», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе премиягә дәгъва итүчеләр турында. Ул үз гомерен куркыныч астына куеп, янган йортка керүчеләрне дә, волонтерлык белән шөгыльләнүчеләрне дә аерып атады.

Мөхәммәтшин шулай ук премиянең әһәмиятенә игътибар итте. «Шушы тәрбия эше, яшьләребезнең геройларын бәяләү аша без үсеп килүче буынны тәрбиялибез. Гуманитар йөк җибәргәндә нәрсә белән дә булса бүлешкән кеше беркайчан да начар булмаячак», - дип саный Мөхәммәтшин.

«Минем бер хатын-кызның башындагы йон яулыгын салып, машина кузовына куйганын күргәнем булды. «Бу миннән бүләк», - диде», - дип мисал китерде ул.

Чыгышын тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин барлык җиңүчеләрне һәм номинантларны республика җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән котлады һәм аларга туган Татарстанның киләчәгенә ышануларын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot