news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» проектларының нәтиҗәле үтәлеше партиянең абруен күтәрә

«Бердәм Россия» партия проектларын вакытында һәм нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен партиялеләрнең урыннардагы хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлеген активлаштырырга кирәк. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе төбәк сәяси советы президиумының Казанда узган утырышында катнашучылар шундый нәтиҗәгә килде.

Эшлекле киңәшмә партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узды. Очрашуның көн тәртибе партия проектларына – аларны 2022 елда гамәлгә ашыру йомгакларына һәм агымдагы елга планнарга багышланган иде.

Докладчылар һәм Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин үзенең докладында республикада «Бердәм Россия» проектлары кысаларында башкарылган масштаблы эшләр турында җентекләп сөйләде. Аларның эшчәнлеге төбәк тормышының төп өлкәләренә – социаль мәсьәләләрдән, мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдән алып, бизнеска булышлык күрсәтү һәм икътисадта импортны алмаштыруга кадәр.

Тема буенча йомгаклау доклады белән «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. Ул 2022 елның катлаулы вакыйгалары фонында партия проектлары аша хәл ителә торган мәсьәләләр спектрын киңәйтүне билгеләп үтте.

«Узган ел проект эшчәнлеге федераль партия проектлары санының артуы белән билгеләнде. Алар актуаль, партиянең Халык программасын тормышка ашыруга, кешеләр белән аралашуга һәм аларның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән. Тулаем алганда, барлык партия проектлары да уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Без бу эшне лаеклы алып бара алырлык кадрлар белән тәэмин ителгән», – диде Римма Ратникова.

Бу проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге партиялеләрнең җирле хакимият органнары, профильле ведомстволар һәм оешмалар белән хезмәттәшлек дәрәҗәсенә турыдан-туры бәйле, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100