news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Кытайның Казандагы Генераль консулы У Инцин белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кытайның Казандагы Генераль консулы У Инцин әфәнде белән саубуллашты, ул Татарстанда үз миссиясен тәмамлый. Республика парламенты җитәкчесе аңа башкарган эше өчен рәхмәт белдерде.

Әңгәмә барышында Фәрит Мөхәммәтшин Россия белән Кытай арасында ныклы сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләр урнашуын, яхшы эшлекле элемтәләр җайга салынуын билгеләп үтте. Ике идарәче партия - «Бердәм Россия» һәм Кытай Коммунистлар партиясе линиясе буенча күп кенә уртак чаралар уза. Татарстан ике дәүләтнең төбәкара элемтәләрен үстерүгә зур өлеш кертә.

«Сез Кытайның Казандагы Генераль консуллыгына нигез салынганнан бирле эшлисез, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.  Кытай Халык Республикасының Казандагы беренче Генераль консулы буларак, Сез бу дипломатик эшне бик яхшы рельсларга куйдыгыз».

Дәүләт Советы Рәисе җайга салынган хезмәттәшлек системасы алга таба да, яңа Генераль консул килү белән дәвам итәр, дип ышаныч белдерде, ә У Инцинга алдагы дипломатик эшчәнлегендә уңышлар теләде.

У әфәнде республика җитәкчелегенә партнерлык һәм стратегик багланышлар, шул исәптән парламентара элемтәләрне дә кертеп, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Кытайның элемтәләрен үстерүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100