news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районының Үрәзмәт авылында «Үрләр яулар Үрәзмәт» китабын тәкъдим иттеләр

Үрәзмәт авылы мәдәният йортында «Үрләр яулар Үрәзмәт» китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Бу турыда «Мөслим-информ» хәбәр итте.

Авыл тарихын барлау, аны киләчәк буыннарга ядкәрь итеп калдыру бик зур, тырыш хезмәт таләп итүче изге эш. Үрәзмәт авылы халкы бик дус, бердәм, актив булуы белән горурлана. Әлеге китап дөнья күрсен өчен һәркем үз өлешен керткән дисәк тә ялгыш булмас. Үрәзмәт авылы тарихын китап битләренә туплау хыялын тормышка ашырган Әлфинур Ногмановага авылдашлары рәхмәтләрен җиткерә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100