news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөслим районы укытучылары «Кеше тәрбияләү» бөтенроссия бәйгесендә катнашты

Мөслим гимназиясенең һәм Олы Чакмак төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре Равилә Шәрифуллина белән Инзилә Шакирова «Кеше тәрбияләү» бөтенроссия бәйгесенең «Балачак навигаторлары» номинациясендә ярымфиналга уздылар. Бу хакта «Авыл утлары» газетасы яза.

Быел бәйгегә илнең 89 төбәгеннән 8 меңнән артык гариза тапшырылган. Татарстан Республикасыннан ярымфиналга нибары ике катнашучы узган. Аларның икесе дә Мөслим районыннан.

«Әлеге конкурс тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге иң яхшы белгечләрне берләштерә. Анда катнашу — педагогларыбызның һөнәри осталыгына бәя һәм аларның талантын тану билгесе. Безнең киңәшчеләр балаларны яңа ачышларга рухландырып кына калмый, ә коллегалары белән уртак тәҗрибә бүлешеп, балалар белән эшләүдә заманча ысуллар һәм алымнарны гамәлгә кертүдә дә актив катнашалар. Равилә Флүновнаны һәм Инзилә Расиловнаны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр, яшь буынны тәрбияләү кебек игелекле миссияләрендә зур уңышлар телибез!» – дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot