news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мөслим кызы халыкара спорт уеннарында бронза медаль алды

Мөслим кызы халыкара спорт уеннарында бронза медаль алды
"Мөслим-информ"

Мөслим районы Олы Чакмак авылы кызы Азалия Юнысова халыкара спорт уеннарында бронза медаль яулады.

Владивосток шәһәрендә «Азия балалары-2022» исемле VII Халыкара спорт уеннары узды. Анда барлыгы 13 илдән – Әрмәнстан, Пакыстан, Һиндстан, Иран, Монголия кебек илләрдән 1300дән артык спортчы катнашты. 35 медаль яулап, Татарстан Республикасы спортчылары медаль зачетында бишенче урынны алды.

Татарстан  җыелма командасы составында Мөслим спорт мәктәбе укучылары Самат Ногманов һәм Азалия Юнысова да бар иде. Алар спортның әлегә кадәр олимпиада уеннары исемлегенә кертелмәгән төре – көрәш буенча осталыкларын күрсәтте.

 Азалия быел 7 сыйныфны тәмамлаган. Инде дүрт ел спорт мәктәбендә билбау көрәше буенча өстәмә белем ала. 2021 елда билбау көрәше буенча үткәрелгән республика ярышларында икенче урынга лаек булган.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100