news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовиядә Донецк Республикасы герое Равил Халиков исемендәге тхэквондо турниры узды

29 гыйнварда Саранскида Донецк Халык Республикасы герое, Мордовиядә туып үскән Равил Халиков исемендәге төбәкара тхэквондо турниры узды. Ярышларда Россиянең биш төбәгеннән 200гә якын спортчы катнашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнирның мактаулы кунаклары арасында Мордовия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Поздняков, Мордовия спорт министры Александр Савилов һәм Мордовия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Исхаков та бар иде.

Мордовия Башлыгы Артем Здунов исеменнән турнирда катнашучылар һәм кунакларны төбәк Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Поздняков сәламләде.

Премьер-министр ярышларны ачу тантанасында катнашкан Равил Халиковка рәхмәт белдерде. «Сез үсеп килүче буын өчен батырлык, ватанпәрвәрлек һәм кече Ватанга карата мәхәббәт үрнәге булып торасыз», - дип искәртте ул.

Мордовия өчен тхэквондо – чагыштырмача яңа, әмма балалар һәм яшьләр арасында популярлыгы елдан-ел арта барган спорт төре. Бүгенге көндә төбәк тхэквондо федерациясендә 100гә якын кеше шөгыльләнә. 2023 елда Мордовиядә спортның әлеге төре буенча 12 чара үткәрү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100