news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Монополиягә каршы федераль хезмәт «Сервис-строй» оешмасын сыйфатсыз эше өчен фаш иткән

КНИТУ-КАИ үзенең тулай торагында «Сервис-строй» компаниясе ясаган сыйфатсыз ремонтка зарланып Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенә хәбәр иткән. Хәзерге вакытта бу эш буенча судта тикшерү бара. Бу хакта журналистларга Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов хәбәр итте.

«Безгә КНИТУ-КАИ вәкилләре ремонт белән шөгыльләнә торган «Сервис-строй» оешмасына шикаять белән мөрәҗәгать итте. Алар тулай торакны төзекләндерү буенча йөкләмәне үтәмәгән. Тулай торакка барырга, күрергә туры килде һәм ремонтның сыйфатсыз башкарылуы ачыкланды – кайдадыр ишек куелачак урыннар стандартларга туры килми, кайдадыр гипсокартон гына ябыштырылган. Тулай торакта стена аша икенче бүлмә күренә иде», –  диде ул.

Ул ремонтның сыйфаты бик начар булуын билгеләп үтте, шуңа күрә Монополиягә каршы федераль хезмәт «Сервис-строй»ны намуссыз хезмәт күрсәтүчеләр реестрына кертү турында карар кабул иткән. Әмма оешма моның белән килешмәгән һәм судка биргән. Хәзерге вакытта суд дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100