Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Молдова Республикасы “Идея” технопаркы белән кызыксынды
^Молдова Республикасы “Идея” технопаркы белән кызыксынды
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). Кичә “Идея” инновация технопаркында танышу визиты белән Россия Федерациясендә Молдова Республикасы илчелегенең беренче секретаре Андрей Тимуш булды. Бу хакта “Идея” ИТП матбугат хезмәте хәбәр итте. Дипломатның Татарстанга сәфәренең максаты республика белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек үсеше турында килешү проектын әзерләү.
Андрей Тимуш “Идея” технопаркы структурасы, проектлар эзләү, сайлап алу һәм инвестицияләү системасы белән кызыксынган. Аның сүзләренчә, Молдовада бар инновация процесслары Фәннәр академиясе контролендә уза, һәм республика хакимияте, Татарстан тәҗрибәсен кулланып, яңа технологияләр үсеше инфраструктурасын модернизацияләргә тели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз