news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан интервью биргән

Бүген изге җомга көнендә һәм Идел буе Болгар дәүләте халыкларының рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында «Нәсыйхәт» тапшыруы чыкты. Тапшыруда РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдиннең татар телендә интервью бирә. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Россия мөселманнарының рухи лидеры үзенең интервьюсында Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүнең әһәмияте турында сөйли. Шулай ук ул хәзерге этапта татар милләтен үстерүнең әхлакый юнәлешләре турында үз фикерләре белән уртаклаша.

Интервью Казанда 1767 елда төзелгән Мәрҗани тарихи мәчетендә яздырылган. Әлеге мәчет Россия мөселманнары язмышында һәм ХХ гасырда мөһим роль уйнаган.

Быел мөхәррәмнең 16 нчы көне 14 августка туры килә. Нәкъ менә шул көнне хиҗри 310 елда (григориан календаре буенча 922 елның май аенда) Алмыш хан һәм аның якыннары рәсми рәвештә ислам динен кабул итү турында игълан итә. Дәүләт башлыгы үзе мөселманча Җәгъфәр ибн Абдаллаһ исемен кабул итә, ә ислам Идел буе Болгары дәүләтенең рәсми дине дип игълан ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100