news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Әлбир Крганов Россиянең Индонезиядәге Илчелегендә булды

Россия мөселманнарының Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов Россия Федерациясенең Индонезиядәге илчелеге киңәшчесе-кече илчесе Вероника Новосельцева белән очрашты. Очрашу Әлбир Кргановның Индонезия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

Россия Федерациясенең Индонезиядәге Илчелегендә узган очрашуда Казандагы Россия Ислам университеты проректоры, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы секретаре Рөстәм Нургалиев та катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дустанә әңгәмә барышында халыкара динара диалогны үстерү, гуманитар хезмәттәшлек һәм мөселман яшьләрен мәгариф һәм агарту өлкәсендә Россия өммәте белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100