news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнүчеләр өчен кредит каникуллары турындагы закон проекты хупланды

РФ Дәүләт Думасының финанс базары комитеты Россиянең мобилизацияләнгән гражданнары өчен кредит каникуллары турындагы закон проектын беренче укылышта карауны хуплады.

Бу парламентның түбән палатасының закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасындагы мәгълүматлардан күренә. Дәүләт Думасы закон проектын бүген, 27 сентябрьдә карарга мөмкин.

Документны әзерләүчеләр арасында - сенаторлар Андрей Турчак, Николай Журавлев, Андрей Клишас һәм Ирина Рукавишникова, шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары төркеме. Документ 23 сентябрьдә Федераль Җыелышның түбән палатасына кертелде.

Закон кабул ителгән очракта өлешчә мобилизациягә эләгүче яисә контракт буенча хезмәт итүчеләр үзләренең кредит йөкләмәләрен вакытлыча үтәмәскә яисә ташламалы чор вакытында түләүләрнең киметелгән күләмен кертергә хокук алачак. Аны заемщик үзе билгеләячәк, ләкин ул хәрби хезмәт срогыннан озынрак була алмый.

Шундый ук хокукны мобилизацияләнгән һәм контрактчыларда тәрбиясендә булган заемщиклар - гаилә әгъзалары, шул исәптән беренче яки икенче төркем инвалид дип танылганнар һәм хәрби кешенең попечительлегендә булган затлар алачак.

РФ Хөкүмәте һәм Россия Банкы хәрби кеше һәлак булган очракта заемщикның йөкләмәләренең туктатылырга мөмкин максималь күләмен ачыклаячак. Бурычларның максималь күләме кредитның төрләренә карап аерылып торырга мөмкин.

Дәүләт Думасы комитетына әле закон проекты 24 февральдән Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы контрактчыларга кагылачакмы, юкмы икәнлеген билгеләргә кирәк булачак. Аның әгъзалары һәм кредит каникулларына хокукы булгантәрбиядәге кешеләр кертелгән исемлек төгәлләштереләчәк.

Украинада махсус хәрби операция бу елның 24 февраленнән бирле уза, аны РФ Президенты Владимир Путин башлады. 21 сентябрьдә ул илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100