news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизацияләнгән солдатлар һәм аларның туганнары өчен догалар – нәзарәт

Мобилизацияләнгән солдатлар һәм аларның туганнары өчен догалар – нәзарәт
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

ТР Диния нәзарәте сайтында солдатлар, аларның әниләре һәм хәләл җефетләре өчен догалар чыгарылды. 

Ватанны саклаучылар өчен догалар

Шәһадә (Аллаһыдан башка илаһ юк икәнлегенә шәһадә китерү):

أَشْهَدُ أَنْ لَّا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ وَأَشْهَدُ أنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ

Транскрипция: Әшһәдү әлләә иләһә илләллаһү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән гәбдүһү вү расүүлүһү

Тәрҗемә: «Шәһадәт бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга яраклы илаһ юк. Янә шаһәдәт бирәм: Мөхәммәд - Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе».

Юлга чыкканда укыла торган дога:

اللهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ وَعْثَاءِ السَّفَرِ وَكَآبَةِ الْمَنْظَرِ وَسُوءِ الْمُنْقَلَبِ فِي الْمَالِ وَالْأَهْلِ

Транскрипция: Аллааһүммә иннии әгууҙү бикә мин вә‘ҫааис-сәфәри вә кәәбатыйль-манзари вә сүүи-л- мүнкаләби фил-мәли уәл әһл.

Тәрҗемә: «И Аллаһ! Юлдагы кыенлыклардан, күргәннәремннән соң өметсезлеккә чумудан, мөлкәтемә һәм гаиләмә зыян килүдән Сиңа сыенам».

Дошманны җиңү өчен 3 дога:

اَللَّهُمَّ أَنْتَ رَبُّنَا وَ رَبُّهُمْ وَ قَلُوبُنَا وَ قَلُوبُهُمْ بِيَدِكَ وَ إِنَّمَا يَغْلِبُهُمْ أَنْتَ

Транскрипция: «Аллаһүммә әнтә раббүнә вә раббүһүм вә кулүбүнә вә кулүбүһүм би йядикә вә иннәмә йәгълибүһүм әнтә».

Тәрҗемә: «И Аллаһ! Син - безнең Раббыбыз һәм аларның Раббысы. Безнең калебләр һәм аларның калебләре Синең хөкемдә. Безнең җиңү Синнән генә тора». (Нәвави, әл-Әзкар: 189).

اَللَّهُمَّ مُنْزِلَ الْكِتَابِ سَرِيعَ الْحِسَابِ اِهْزِمِ الْأَحْزَابَ اَللَّهُمَّ اهْزِمْهُمْ وَزَلْزِلْهُمْ ‏

Транскрипция: «Аллаһүммә мүнзил әл-китаб сәригъ әл-хисаб, иһзим-ил-әхзаб. Аллаһүммә-һзимһүм вә зәлзилһүм».

Тәрҗемә: «Безгә Коръәни Кәримне иңдергән һәм алдында җавап тотасыбыз булган Аллаһ! Дошманны җиңәргә ярдәм ит. Аларның бердәмлеген таратып ташла». (Нәвави, әл-Азкар: 188).

اَللَّهُمَّ إِنَّا نَجْعَلُكَ فِي نُحُورِهِمْ، وَنَعُوذُ بِكَ مِنْ شُرُورِهمْ

Транскрипция: Аллааһүммә иннә наҗгалүкә фии нухууриһим, вә нагуҙү бикә мин шурууриһим

Перевод: «И Аллаһ, хактыр ки, без Синнән аларны бетерергә ярдәм сорыйбыз һәм аларның золымнарыннан Сиңа сыенабыз».

Ир туганнар өчен догалар:

اَللَّهُمَّ احْفَظْهُ وَاحْرُسْهُ بِعَيْنِكَ الَّتِي لَا تَنَامُ، وَكَلِّلْهُ بِالصِّحَّةِ وَالْعَافِيَةِ، رَبِي لَا تُرِنِي فِيهِ أَمْرًا يُؤْذِينِيِ

Аллаһуммә-хфазһү вәхрусһү би ’әйникә әлләти лә тәнәмү вү кәллилһү би-с-сыйхати вәл-’әфия. Рабби лә турини фиһи әмран юъзини. 

Йа Аллаһ, аны Үзеңнең бетмәс-төкәнмәс кайгыртуың белән сакла һәм аңа сәламәтлек һәм иминлек бир! Йа Раббым, миңа аның белән бәйле кайгыга сала торган нәрсәләрне күрергә насыйп итмә!

اَللَّهُمَّ آنِسْهُ فِي غُرْبَتِهِ. وَأَذْهِبْ عَنْهُ الوَحْشَةَ وَالْوَحْدَةَ بِالرِّفْقَةِ الصَّالِحَةِ. اَللَّهُمَّ كُنْ لَهُ فِي سَفَرِهِ وَغُرْبَتِهِ خَيرًا مِنَّا

Аллаһүммә әәнисһү фи гурбатиһи вә әзхиб ’анәһү әл-вәхшәта вә әл-вәхдәта би руфкати әс-салихин. Аллаһүммә күн ләһү фи сәфәриһи вә гурбатиһи хәйран миннә.

Йа Аллаһ, ерак җирләрдә аның юлдашы бул, һәм иманлы юлдашлар ярдәме белән аны борчудан һәм читләшүдән арала! Йа Раббым, өйдән еракта аның сәфәрендә безгә караганда яхшырак (ярдәмче) бул!

Уллар өчен дога:

اَللَّهُمَّ اِنِّي اَسْتَوْدِعُكَ ابْنِي فَاحْفَظْ دِينَهُ وَنَفْسَهُ وَكُنْ عَوْنًا لَهُ وَرُدَّهُ سَالِمًا مِنْ كُلِّ مَكْرُوهٍ وَغَانِمًا بِكُلِّ خَيْرٍ

Аллаһүммә инни әстауди’үкә ибни фәхфәз динәһү вә нәфсаһү вә күн ’әүнән ләһү вә руддуһү салимән мин күлли мәкруһин вә ганимән би күлли хәйр.

Йа Аллаһ, Сиңа үземнең улымны ышанып тапшырам! Аның динен һәм тормышын сакла, аңа ярдәмче бул, аны һәртөрле золымнан исән-сау һәм хәерлесе белән баетып кайтар!

Ирең өчен дога:

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَخْرَجْتُ زَوْجِي مِنْ حَوْلِي وَقُوَّتِي إِلَى حَوْلِكَ وَقُوَّتِكَ.. فَاحْفَظْهُ اللَّهُمَّ بِحِفْظِكَ. وَأَبْعِدْ عَنْهُ كُلَّ مَا يَضُرُّهُ وَيُؤْذِيهِ وَأَعِدْهُ إِلَيَّ عَلَى خَيْرٍ

Аллаһүммә инни әхраҗту зауҗи мин хәүли вә куввәти илә хәүликә вә кувватикә фахфазһү аллаһүммә бихифзикә вә әб’ид ’әнһү күллә мә ядурруһү вә юъзиһи вә а’идһү иләйә ’алә хәйр.

Йа Аллаһ, мин үземнең иремне Сиңа ышанып тапшырып җибәрәм! Йа Раббым, аны якла, аңа зыян салырлык һәм авырту китерерлек һәр нәрсәдән сакла, һәм аны миңа исән-имин кире кайтар!

اَللَّهُمَّ إِنِّي اَسْتَوْدِعُكَ زَوْجِي.. وَأَنْتَ الَّذِي لَا تَضِيعُ وَدَائِعُهُ.. اَللَّهُمَّ احْفَظْهُ بِعَيْنِكَ الَّتِي لَا تَنَامُ وَبِعِزِّكَ الَّذِي لَا يُضَامُ

Аллаһүммә инни әстәүди’үкә заүдҗи вә әнтә-л-ләзи лә тады’у вәдаи’үһү. Аллаһүммә-хфәзһү би ’әйникә әлләти лә танәмү вә би ’иззикә әлләзи лә юдәм.

Йа Аллаһ, Сиңа иремне ышанып тапшырам, ә Син амәнәт итеп биргәнгә зыян салмассың! Йа Раббым, Үзеңнең бетмәс-төкәнмәс кайгыртуың һәм Үзеңнең гаделсезлеккә юл куймаучы кодрәтең белән сакла!

اَللَّهُمَّ احْرُسْ زَوْجِي وَقُرَّةَ عَيْنِي فِي سَفَرِهِ هَذَا. بِعَيْنِكَ الَّتِي لَا تَنَامُ، وَعِزِّكَ الَّذِي لَا يُضَامُ.. اَللَّهُمَّ احْفَظْهُ وَرُدَّهُ إِلَيْنَا فِي الْقَرِيبِ الْعَاجِلِ مَجْبُورًا غَيْرَ مَكْسُورٍ

Аллаһүммә-хрус зәүҗи вә куррата ’әйни фи сәфәриһи хәзә би ’әйникә алләти лә танәмү вә би ’иззикә әлләзи лә юдәм. Аллаһүммә-хфәзһү вә руддуһү иләйнә фил-кариб әл-’әдҗил мәдҗбурән гайра мәксур.

И Аллаһ, бу сәфәрдә минем иремне һәм күзләремнең нурын Үзеңнең чиксез кайгыртуың һәм Үзеңнең гаделсезлеккә юл куймаучы кодрәтең белән сакла! Йа Раббым, аны сакла һәм аны безгә тиз арада исән-имин итеп кире кайтар!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100