news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизациядән бронь алучыларга махсус таныклыклар тапшырылачак

Мобилизациядән бронь алган Россия гражданнарына өлешчә мобилизация буенча РФ Кораллы көчләренә чакырудан кичектерү турында махсус таныклыклар тапшырылачак. Бу хакта Объясняем.рф порталында хәбәр ителә.

«Калган категория гражданнарга таныклык бирелми», - диелә хәбәрдә.

Элегрәк Дәүләт Думасы депутатлары 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган әтиләрне РФ Кораллы көчләренә чакырудан кичектерергә чакырган иде. Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар өчен хезмәт гарантияләре турындагы закон проекты икенче һәм өченче укылышта хупланды. Демобилизациядән соң алар өч ай эчендә үзләренең элеккеге эш урынына кире кайта алачак.

Россия быелның 24 февраленнән РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән Украинада махсус хәрби операция үткәрә. Президент 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100