news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизация вакытында «А», «Б» һәм «В» категорияле кешеләр чакырыла ала

Россиядә үткәрелә торган өлешчә мобилизация чорында яраклылык категорияләре «А», «Б» һәм «В» булган хәрби бурычлылар чакырыла ала, дип хәбәр ителә Объясняем.рф порталында. РИА Новости шул турыда яза.

Ресурс мәгълүматлары буенча, хәрби хезмәткә яраклылыкның биш категориясе бар: А – хәрби хезмәткә яраклы; Б –  хәрби хезмәткә аз чикләүләр белән яраклы; В – хәрби хезмәткә чикле рәвештә яраклы; Г – хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз; Д – хәрби хезмәткә яраксыз. Бу хәреф гадәттә хәрби билетның 11 нче битендә күрсәтелә.

«Мобилизация вакытында чакырылышка «А»,» Б»,» В» категорияле кешеләр чакырыла ала, – диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100