news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мобилизация башлангач, Әгерҗе районында 8 ашыгыч никах теркәлде

Мобилизация башлангач, Әгерҗе районында 8 ашыгыч никах теркәлде
"Әгерҗе хәбәрләре"

Өлешчә мобилизация башланганнан бирле 21 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә 8 ашыгыч никах теркәлгән. ЗАГС хезмәткәрләре һәр шундый теркәүгә индивидуаль тәртиптә карый. «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында шул хакта язылган.

«Гариза биргән вакыттан алып бер ай узарга тиеш булуга карамастан, без Россия Гаилә кодексы нигезендә аерым хәлләрне исәпкә алабыз. Бу очракта - өлешчә мобилизация кысаларында чакырылу. Шуңа күрә мобилизация повесткаларын алган кешеләр шул ук көнне - ашыгыч рәвештә теркәлү узарга хокуклы», - дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100