Михаил Михалин Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары вазифасыннан китә
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Михаил Михалин үз вазифасыннан китә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Документта язылганча, Михаил Владимирович вазифасыннан «2022 елның 30 июнендә <...> үз теләге белән азат ителә».
Михалин 2019 елның гыйнварында Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең халыкара һәм икътисади элемтәләрне координацияләү бүлеге мөдире итеп билгеләнгән иде.