news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мишустин: Россиядә 5 процентлы сәнәгать ипотекасы быел көзен эшли башлый

Россиядә сәнәгать ипотекасы программасын инде быелгы көздә эшләтеп җибәрәчәкләр. Калган вакыт аралыгында режим тулысынча эшләнәчәк, дип сөйләде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта ул Владимир өлкәсендә «Иксэл» сәнәгать технопаркын карап йөргәндә әйтте.

«Көзгә кадәр без бу режимны тулысынча эшләп бетерәчәкбез һәм эшләтеп җибәрәчәкбез дип саныйбыз. Һәм ставкасы 5 процент булачак. Безнең сәнәгать өчен бу яхшы ярдәм булыр дип уйлыйм», –  дип билгеләп үтте Россия Министрлар Кабинеты рәисе.

Искәртеп үтәбез, Петербург халыкара икътисади форумында бу программаны төзүне Россия Президенты Владимир Путин әйткән иде. Ул билгеләп үткәнчә, озак вакытка бирелә торган ташламалы кредитларны производстволар булдыру өчен әзер мәйданнарны сатып алырга ниятләгән компанияләр файдалана ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100