news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мишустин авыл хуҗалыгы җирләре реестрын алып бару тәртибен раслады

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр реестрын алып бару тәртибен раслады. Бу хакта Хөкүмәт сайтында хәбәр ителә.

«Әлеге ресурс авыл хуҗалыгы производствосы өчен җирләрнең торышын бәяләү алымы булачак. Ул шул исәптән азык-төлек җитештерүне арттыру буенча да яңа агропроектлар өчен мөмкинлекләрне тизрәк табарга мөмкинлек бирәчәк», - дип ачыклык керттеләр Министрлар Кабинетында.

Реестр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең торышы һәм алардан файдалану, анда урнашкан участоклар һәм биналар турында билгеле бер системага салынган белешмәләрнең тулы күләмен үз эченә алачак. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмалар, хакимият органнары һәм «Роскосмос» реестрга кертү өчен белешмәләр тәкъдим итәчәк.

Җир кишәрлекләренең хуҗалары һәм арендаторларга үз участоклары хакындагы белешмәләрне реестрдан Дәүләт хезмәтләре аша бушлай алу мөмкинлеге тудырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100