Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Михаил Гудков һәлак булу сәбәпле, Приморьеда Ерак Көнчыгыш Сабан туе булмый
Россия Хәрби-диңгез флоты башкомандующиеның урынбасары, Тын океан флоты диңгез пехотасының 155 нче бригадасы командиры Михаил Гудковның Курск өлкәсендә һәлак булуы сәбәпле, Владивостокта бүгенге көнгә планлаштырылган Ерак Көнчыгыш Сабан туе уздырылмаячак. Бу хакта Приморье крае Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Курск өлкәсендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле <...> бүген Владивостокның үзәк мәйданында Сабантуйны бәйрәм итү гамәлдән чыгарыла», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган халыклар дуслыгы бәйрәме буларак кабул ителгән Ерак Көнчыгыш Сабан туе 4 июльдә Владивостокта узарга тиеш иде. Бәйрәмдә Приморье крае башлыгы Олег Кожемяко катнашыр дип көтелгән иде.
Приморьеда Тын океан флоты диңгез пехотасының 155 нче бригадасы белән җитәкчелек иткән хәрби-диңгез флоты башкомандующие урынбасары һәлак булуы турында кичә билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз