news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Митрополит Анастасий Төркиянең Казандагы генераль консулы белән очрашты

Очрашуда дини белем бирүне үстерү, шулай ук РФда милләтара һәм конфессияара бердәмлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий епархия идарәсе бинасында Төркия Республикасының Казандагы яңа генераль консулы Турхан Дилмач белән очрашты

Казан епархиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда дини белем бирүне үстерү, шулай ук Россиядә милләтара һәм конфессияара бердәмлек мәсьәләләре буенча фикер алышканнар.

Генконсул Татарстанның төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең дус-тату яшәү тәҗрибәсенә югары бәяләде. Ул Казанда православие-ислам форумы үткәрү нияте турында белдерде. Рухани, үз чиратында, мондый чара оештыру идеясен хуплады һәм бу форум дин әһелләрен генә түгел, ә иҗтимагый оешмалар вәкилләрен, мәгариф һәм мәдәният белгечләрен дә берләштерүен теләде.

Очрашу тәмамланганда, митрополит Анастасий белән Турхан Дилмач истәлек бүләкләр еалмашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot