Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Мисс Татарстан” бәйгесендә катнашучылар “Татар-информ”га матбугат конференциясенә килә
Матбугат конференциясендә “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова һәм режиссер Михаил Волконадский катнаша.
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә, 12 гыйнварда, 12.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Мисс Татарстан” бәйгесендә җиңүчеләр һәм катнашучылар белән матбугат конференциясе уздыра.
Матбугат конференциясендә “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова һәм режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Волконадский катнаша.
Илдәге матурлык бәйгеләре ришвәткә корылуы, таҗны химаячеләр финалга кадәр үк “үз” җиңүчесенә сатып алуы дөресме? Җиңүчеләрнең язмышы ничек? Быелгы бәйге алдагыларыннан нәрсә белән аерыла? Әлеге һәм башка сорауларга “Мисс Татарстан-2017” титулына ия булучы, “Мисс Россия-2017” топ-20 бәйгесе катнашучы Зөлфия Шәрәфиева; “Мисс Татарстан-2015” финалисты Гүзәл Шәйхетдинова һәм “Мисс Казан-2017” титулы иясе, “Мисс Россия-2017” финалчысы Камилә Харисова җавап бирәчәк.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз