news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Шәймиевнең хезмәте һәм таланты Татарстанны күп өлкәләрдә лидер итте

«Сез бүген дә туган республикагызның тормышында актив катнашасыз, аның үсеше һәм матурлануы өчен күп эшлисез, зур иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге алып барасыз», — диде Россия Хөкүмәте рәисе.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Минтимер Шәймиев — атаклы сәясәтче, зирәк, ихтыяр көчле һәм җаваплы кеше. Аның идарә итү таланты, профессиональлеге һәм хезмәте белән республика төрле-төрле өлкәләрдә алда баручы динамик үсештәге регион булды. Бу хакта Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына килгән котлау телеграммасында Россия Федерациясенең Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде.

«Сез бүген дә туган республикагызның тормышында актив катнашасыз, аның үсеше һәм матурлануы өчен күп эшлисез, зур иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге алып барасыз, — диде Россия Хөкүмәте рәисе. — Кадерле Минтимер Шәрипович! Бу истәлекле көнне сезгә бар өлкәләрдә дә уңыш, ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телисе килә».

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100