Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миронов туучылар саны түбән булган төбәкләрдә ана капиталын арттырырга тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов туучылар саны түбән булган төбәкләр өчен ана капиталы күләмен 1,5 тапкырга арттыру тәкъдиме белән чыгыш ясады. Аның сүзләрен ТАСС китерә.
Миронов фикеренчә, туучылар коэффициенты 1,4 тән ким булган субъектларда һәр балага арттырылган түләүләр каралырга тиеш. Бу гаиләләргә ярдәм итүнең гадел адымы булачак.
Миронов шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары элегрәк ана капиталының прогрессив шкаласын кертергә тәкъдим иткәннәрен искәртте. Инициатива буенча, беренче балага түләү күләме якынча 700 мең сум дәрәҗәсендә сакланырга тиеш, икенчесенә – 1 миллион сумга кадәр, ә өченчесенә – 1,5 миллионга кадәр.
Ана капиталын түләү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз