ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
Мәдәният

ТӨРКСОЙ 2012 елны азәрбайҗан драматургы Мирза Фатали Ахундзадә елы дип игълан итте

30 гыйнвар 2012, 10:04

“ТӨРКСОЙ матбугат премиясе” төрки дөнья хәбәрләренә киң урын биргән һәм ТӨРКСОЙ эшчәнлеген һәрдаим якыннан танытып торган “Эфир” телеканалының талантлы журналисты Дмитрий Пивоваровка бирелде

(Истанбул, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төрки халыкларның мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙ 2012 елны тууына 120 тулу нисбәтеннән хакас галиме, күренекле тюрколог Николай Катанов елы игълан итәчәген бәян иткән иде. Фәкать Хакасия дәүләт җитәкчеләреннән кирәкле җавап әлегә алынмагач, агымдагы елны Азәрбайҗан халкының танылган улы, язучы, драматург Мирза Фатали Ахундзадә елы итеп белдерде. Әмма Катанов елы фикере дә үз көчендә калачак.
Билгеле булганча, Мирза Фатали Ахундзадә төрки дөньяның беренче драматургы булып исәпләнә. Быел аның тууына 200 ел. Ул Азәрбайҗанның Шәки шәһәрендә дөньяга килеп, тормышының 44 елы үткән Грузиянең Тбилиси каласында 1878 елда бакыйлыкка күчә.
Ахундзадәнең күпкырлы иҗаты шигырьләр язудан башланып китә. Аның 1850-1855 еллар арасында берничә 6 комедия иҗат итүе белән төрки дөньяның сәхнә әсәрләре барлыкка килә. Ул Азәрбайҗанның алфавит реформасын ясаучы эшлекле буларак та алгы планга чыга. Туган теленнән башка фарсы, госманлы төрекчәсе, гарәп һәм рус телләрен яхшы белгән әдип А.Пушкинның үлеме җәһәтеннән язган поэмасы белән халкы алдында зур дан казана. “Закиргә хат” әсәре һәм яңа алфавит турындагы поэмасы Фатали Ахундзадәнең төрки дөньяда ныклап танылуына, мәшһур булуына китерә. Бүгенге көндә аның иҗаты, азәрбайҗан әдәбиятында реализм юнәлешенә нигез салучы һәм төрки халыкларның беренче сәхнә әсәре язучысы буларак, бәяләп бетергесез.
ТӨРКСОЙ оешмасы үткәргән Мирза Фатали Ахундзадә елының ачылыш тантанасына Төркия мәдәният һәм туризм министры Әртугрул Гүнәй, Азәрбайҗан мәдәният һәм туризм министры Әбулфәс Гәрәев катнаштылар. Шулай ук Грузиянең мәдәният һәм һәйкәлләрне саклау министры Николоз Руруа, Косова халык идарәсе министры Маһир Ягҗылар да кунаклар алдында чыгыш ясадылар.
Чарада Мирза Фатали Ахундзадә тормышы белән бәйле кыска фильм күрсәтелде. Шул ук көнне “Ахундзадә һәм әсәрләре” исемле конференция үткәрелде. Шулай ук Азәрбайҗан белән бәйле “Ахундзадәнең иле” диелгән рәсем һәм фотосүрәт күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Ахундзадә елының ачылыш тантанасы ТӨРКСОЙ оешмасының эшчәнлеген һәм төрки дөнья вакыйгаларын яктыртуга зур өлеш, колачлы хезмәт керткән төрки дөнья матбугат һәм мәгълүмат чаралары вәкилләрен “ТӨРКСОЙ матбугат премиясе” бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. Аңа Татарстаннан “Эфир” телеканалы журналисты Дмитрий Пивоваров лаек күрелде.
 

? Ctrl + Enter


Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10